Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл җирлекләрендә компактлы торак төзелеше мәйданчыкларын комплекслы төзекләндерү проектларына ярдәм итү өчен 900 миллион сум акча бирә

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл җирлекләрендә компактлы торак төзелеше мәйданчыкларын комплекслы төзекләндерү проектларына ярдәм итү өчен 900 миллион сум акча бирә. 2015 елда Россия Федерациясенең 25 субъектында “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү буенча федераль максатчан программасы” кысаларында авыл җирлекләрендә компактлы торак төзелеше мәйданчыкларын комплекслы төзекләндерү проектларына ярдәм итү буенча төрле чаралар гамәлгә ашырылачак.

Федераль бюджет акчалары Россия Федерациясе төбәкләренә финанслашу шартларында бүлеп бирелә. Субсидияләр бирү турында Россия Федерациясе субъектлары белән төзелгән шартнамәләр буенча 2015 елда17 проектны эшләп бетерү планлаштырыла.

Проектлар агросәнәгать җитештерүенең яңа төзелгән объектларына яисә төзелә торган объектларына бәйләп бирелә торган торак төзелеше мәйданчыкларын комплекслы төзекләндерүне үз эченә ала һәм түбәндәге юнәлешләрдә эшләячәк: мәйданчыкларны социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары өчен әзерләү (электр, газ, су белән тәэмин итү һ.б.), социаль һәм мәдәни өлкә объектларын (гомуми белем бирүучреждениеләре, спорт корылмалары һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары (гомуми практика табиблары офислары), ял итү урыннары төзү (реконструкция); урамнарны яктырту, урам юлларын һәм тротуарларны төзү, яшелләндерү.

«Рязань өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Мордовия, Татарстан, Чувашия, Саха (Якутия) республикалары АПК идарәләре органнарының эшен аерым билгеләп үтәсе киләалар 2009 елдан башлап инде комплекслы төзү проектларын гамәлгә ашыруда актив һәм уңышлы катнашалар», - дип билгеләп үтте авылны үстерү һәмсоциаль сәясәт департаменты директоры Дмитрий Торопов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International