2015 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Күгәрчен авылында республика программасы нигезендә төзелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Яңа ветеринария пунктында җиһазландырылган участок ветеринария табибы кабинеты, даруханә, ясалма аталандыру пункты бар. Ветеринария белгечләренә эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган.
Модуль участок ветеринария пунктын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт ветеринария идарәсенең Алексеевск террриториаль дәүләт ветеринария инспекциясе башлыгы НиязДәүләтханов, "Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы Наил Усманов катнашты.