Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының биш айлык эшенә йомгаклар ясалды

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елда терлекчелек тармагының биш айлык эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәне министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды.

Чарада республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, нәсел предприятиеләре җитәкчеләре, нәсел хезмәте белгечләре, Кыргызстан, Казахстан республикаларыМәскәү һәм Рязань өлкәләре хуҗалыкларының баш белгечләре катнашты.

Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны республиканың терлекчелек тармагында булачак чаралар белән таныштырды. Болар, аерым алганда, «Идел буенда ңалыкара кыр көннәре” форумы кысаларында терлекчелек буенча күргәзмәләр һәм түгәрәк өстәлләр оештыру. Минстр урынбасары шулай ук 2015 елның июлендә “Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву осталарының 42 нче республика конкурсын үткәрү тәртибен аңлатты. Быел моңа яңалык кертелә  – районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары эре мөгезле терлек үрчетү мәсьәләләре буенча конкурс-тест узачаклар.

Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында бу елның биш аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар белән таныштырды. Ул чыгышында аерым районнардан үрнәкләр китереп сөйләде, шул исәптән технологияләр бозылу очракларына да.

Республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 756,4мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә (ел башына 102%). 480,6 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 104%)бер сыердан уртача савым 2060 кг (+71 кг), терлек һәм кош-корт 151,0 мең тонна җитештерелгән (104%), бозаулар 136,2 мең баш (101%) туган.

Узган елга караганда кайбер районнарда терлек саны кимегән, мәсәлән, Мөслим районында (-600 баш), Зәй районында (-357 баш.), Алексеевск районында (-347 баш).

Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында: республика программасы буенча дәүләт ярдәме белән сатып алынган таналарны төп сыерлар рәтенә кертергә, дигән бурыч куя.

Министр урынбасары азык әзерләү мәсьәләләренә аерым тукталды. «Печән һәм сенаж, лаборатор тикшерү узып, югары сыйфатлы итеп әзерләнергә тиеш», - дип билгеләп үтте ул.

Ясалма аталандыру буенча технологларны матди кызыксындыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ башлыгы Илсур Закиров һәм “Минзәлә нәсел предприятиесе” ААҖ, Минзәлә һәм Чистай муниципаль районнарының «Потенциал» ҖЧҖ нәсел предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

Киңәшмә Кыргызстан, Казахстан республикалары, Мәскәү һәм Рязань өлкәләре хуҗалыкларының терлекчеләре тәҗрибәсен алмашу белән дәвам итте. Сөт һәм ит терлекчелеге тармагында инновационысуллар буенча актив фикерләшү булды. Ирешелгән нәтиҗәләр буенча белешмәләр китерелде. «Терлекчелек продукциясенә базарда ихтыяҗ зур һәм аны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк җитештерергә кирәк», - дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.

Киңәшмә барышында министр урынбасары кайбер мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирде, аларның үтәлеше турында хисап 2015 елның 6 ае йомгаклары буенча Балтач муниципаль районында “Кызыл юл” ҖЧҖ базасында узачак республика семинар-киңәшмәсендә тыңланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International