Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Иртәгә, 11 июньдә, гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә  грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.

Утырыш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбәндәге адрес буенча булачак: Казан шәһәре, Федосеевский ур., 36 йорт, 322 каб.

Конкурс буенча сайлап алуга кертелгән крестьян (фермер) хуҗалыклары исемлекләре һәм конкурс комиссиясе әгъзалары өчен резюме рәвеше (үрнәге) (15 нөсхә кирәк) белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкинhttp://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2015-654347.htm.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International