Татарстанда механикалаштырылган отрядлар терлек азыгы әзерләүдә катнашалар

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Республика хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү бара идет заготовка кормов. Азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс йомгаклары эшкә югары әзерлекне күрсәтсә дә, бу техникага йөкләнеш бик зур. Шуның аркасында эштә киеренкелек барлыкка килә һәм азык әзерләү сроклары арта. Әгерҗе, Аксубай,Алексеевск, Апас, Югары Ослан, Алабуга, КайбычКама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман районнарында азык җыю комбайнына йөкләнеш  800 гектардан артып китә, ә республика буенча бу күрсәткеч649 га тәшкил итә.

Татарстанда терлек азыгын оператив әзерләү махсус механикалаштырылган отряд бар. Мобиль звеноларның һәркайсы берничә үзйөрешле азык җыю комбайннары белән комплектлаштырылган, алар арасында«Полесье», КСК-100,100А, «Ягуар-830,840», «Нью-Холланд СР9060» кебек маркалы үзебезнең чит комбайннары, «МакДон», «Е-302» үзйөрешле чаптыргычлар, шулай ук «КАМАЗ» автомобильләре бар. Барысы 55 бер. техника исәпләнә.

«Татагролизинг» ААҖнең механикалаштырылган отрядлары  «Лениногорский» агрофирмасы кырларында эшлиләр,  «Ак Барс»  машина-технология компаниясе” ҖЧҖ  – «Ак Барс Буа» ҖЧҖ кырларында (4 нче филиал) һәм «Кама Тамагы» АХП ҖЧҖ кырларындаАктаныш муниципаль районының «Мехотряд» ҖЧҖ  – «Наратлы» ҖЧҖ һәм «Нива» ҖЧҖ кырларында.  Саба муниципаль районының мехотрпядлары«Транссервис» ҖЧҖ һәм «Азагрохим» ҖЧҖ кырларында эшлиләр. Азнакай муниципаль районы отрядлары заявкалар керүне һәм тиешле шартнамәләр төзелгәнне көтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International