Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасының үсемлекчелек тармагына кредит ярдәмен 2,1 миллиард сумга кадәр арттыра

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының үсемлекчелек тармагына кредит күләмнәрен арттыруга федераль бюджеттан бирелә торган субсидияләр күләме 2,192 миллиард сумга кадәр арттырылды. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән тиешле күрсәтмәне имзалады.

«Россиягә үсемлекчелек продукциясе буенча азык-төлек иминлеген 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү өчен 5-7 ел кирәк. Шуңа күрә агросәнәгать комплексын тулы күләмдә кредитлауны тәэмин итәргә һәм моны бик кыска срокларда эшләргә кирәк. Безнең төбәк хакимиятләре белән уртак бурыч – авыл хуҗалыгына һәрьяклап ярдәм итәргә, дәүләт ярдәмен вакытында җиткерүне тәэмин итәргә», - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.

Субсидияләр Россия Федерациясе субъектларының кыска сроклы кредитлар (заемнар) буенча процентставкасы өлешен каплауга бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслашуга бирелә. Күрсәтмә нигезендә, агымдагы елда бу юнәлешкә субсидияләрнең гомуми күләме өстәмә рәвештә 2,5 млрд сумга артты – ул 21,3 млрд сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International