Узган атнада Лаеш районының Державино авылында яңа ветеринария пункты ачылды, дип хәбәр итә районның «Камская новь» газетасы. Бу әлеге район территориясендә модуль-блок ветеринария пунктларын төзү буенча республика программасы нигезендә корылган икенче объект.
Заманча модуль ветеринария пункты шушы территориядә яшәүчеләрнең йорт хайваннары, авыл хуҗалыгы терлекләре өчен кирәкле барлык җайланмалар белән җиһазландырылган. Монда хезмәтләр күрсәтү өчен уңайлы, якты бүлмәләр, операцияләр һәм процедуралар башкару өчен заманча җайланмалардан алып, ветеринария даруханәсе, авыл хуҗалыгы хайваннарын ясалма аталандыру лабораториясенә кадәр урнаштырылган. Пунктны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш дәүләт ветеринария идарәсе вәкиле Габделгани Гатауллин, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Олег Портнов катнашты. Катнашучыларның сүзләренә караганда, республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан ветеринария хезмәтенә шундый ярдәм күрсәтү авылда ветеринария хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыруга һичшиксез ярдәм итәчәк.