Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматына караганда, бу елның 8 июнендә республикада 22,3 мең тонна азык берәмлеге, ягъни 1 баш терлеккә 0,36 центнер азык әзерләнгән. Бүген аграрчылар алдында, азык әзерләү техникасын тулысы белән эшкә җигеп, беренче чабым күпьеллыкүләннәрне кыска срокларда җыеп, сыйфатлы терлек азыгы әзерләү бурычы тора.
Бүген күпьеллык үләннәр түбәндәге фазаларда тора: бөртеклеләр – башак җыя, кузаклылар – бөреләнеп, чәчәк атарга җыена. Терлек азыгы әзерләү өчен болар иң кулай фазалар, чөнки бу үсемлекләрдә туклыклы матдәләрнең иң күп тупланган чоры. Аннары үсемлекләр “картаялар”, тупасланалар, аксым һәм витаминнар да кими.
Чәчәк атканчыга кадәр җыю тоткарланганда кузаклы культураларның туклыклылыгы 0,53тән 0,48 берәмлеккә кадәр кими, ә эшкәртелә торган протеин күләме 125-136 граммнан 88-101 граммга кала. Тагын шунысы да бар, беренче чабымны соңрак җыя башласаң, икенче чабымга соңгарасың.
Терлек үләне җыюны каротин һәм туклыклы матдәләр күрәк туплана торган вакытта - төнге сәгатьләрдә оештырырга кирәк. Киптерү барышында чаптырылган массаны даими рәвештә әйләндереп торырга кирәк. Печән пресслауны 18-22% дымлылыктан башларга киңәш ителә, рулоннарны бик тыгыз итмәскә, тыгызлыгын 80 кг/м2дан арттырмаска кирәк, мондый технологиядә дым парга әйләнә һәм яхшы сыйфатлы печән барлыкка килә.
Сена әзерләгәндә массаның дымлылыгын тикшереп тору мөһим. Оптималь дымлылык 55-60% булганда төп массаны җыярга тырышырга кирәк. Массаның дымлылыгы үзгәрешен дым үлчәгеч прибор белән тикшереп торырга кирәк. Сенаж траншеялары өч тәлек эчендә тутырылырга тиеш.
Сенаж һәм силос салганда температура даими тикшерелеп торырга тиеш, температура 370Стан артып китсә,аксым әчи башлый, туклыклы матдәләр кими, нәтиҗәдә, без сыйфатлы азык урынына черемә алабыз. Температура артып китә башласа, бу азыкны салуны тизләтергә һәм трамбовканы арттырырга кирәк.
Республикада Актаныш муниципаль районының “Актаныш” ҖЧҖтә сыйфатлы азык әзерләүнең уңышлы практикасы бар. Монда һәр азык культурасының өлгереше лабораториядә аерым тикшерелә, аерым алганда, азыктагы туклыклы матдәләрнең тәүлекнең кайсы вакытында ничегрәк булуы тикшерелә, шулай укчаптыруның иң оптималь вакытлары ачыклана, болар — иртән 2 дән 8гә кадәр һәм кичен 19 сәгатьтән 22сәгатькә кадәр. Лаборатория күрсәткечләре буенча чаптыру көне, ягъни печән һәм сенаж әзерли башлау вакыты билгеләнә. Мондый тикшерү үзен аклады, ул сөтнең үзкыйммәтендә һәм хуҗалык икътисадында чагылыш тапты.