Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының муниципаль районнарында терлек азыгы әзерләү техникасының 2015 елда эшкә әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурслар узды.
Хуҗалыкларда смотр-конкурс вакытында министр урынбасарлары, бүлекләр башлыклары, механизация һәм игенчелек хезмәтләре белгечләре, шулай ук ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре составында күчмә комиссияләр эшләде.
Азык әзерләү техникасы, машина-трактор парклары территорияләре һәрьяклап тикшерелде, районнарда авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда механизаторлар белән тәэмин ителеш һәм хезмәтне саклауны тәэмин итү өйрәнелде. Комиссияләр күпчелек районнарда терлек азыгы кырларының, чәчелгән күпьеллык үләннәрнең торышын һәм терлек азыгы әзерләүгә керешүне яхшы дип бәяләделәр. Тракторлар парклары территорияләре тиешле халәттә, хуңалыкларда оператив ремонтлау бригадалары оештырылган (күчмә эретеп ябыштыруагрегатлары, ЯММ белән тәэмин итүчеләр). Күчмә комиссияләр хәбәр итүенчә, хезмәткәрләр хезмәтне саклау буенча инструктажлар узалар, бу журналларда теркәлә, хезмәт өчен түләү бәяләре һәм азык әзерләүдә катнашучы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары турында нигезләмәләр эшләнгән, азыккультуралары мәйданнарының структурасы терлек азыгы белән тулы күләмдә тәэмин итәргә һәм хуҗалыкларны чимал базасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, сенаж саклагычлар әзер яисә ремонтлана.
Республиканың азык әзерләү техникасы паркында 910 үзйөрешле азык җыю комбайны бар, 2 меңгә якын чапкыч, шул исәптән 541 үзйөрешле. Үзйөрешле чапкычларның һәм азык җыю комбайннарының әзерлеге 91-92% тәшкил итә, асылмалы һәм тагылмалы авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге - 95-97% (1 нче табл.)
1 нче таблица. Авыл хуҗалыгы машиналарының азык әзерләүгә әзерлеге
|
Исеме |
Саны, бер. |
Әзерлек, % |
|
Азык җыю комбайннары |
910 |
92 |
|
Үзйөрешле чапкычлар |
541 |
91 |
|
Трактор чапкычлары |
1796 |
96 |
|
Әйләндерә торган тырмалар |
1036 |
95 |
|
Прессларны җыю җайланмалары |
1555 |
97 |
Бүгенгә республика буенча 1 азык җыю комбайнына йөкләнеш 649 га тәшкил итә (табл.2).
1 комбайнга иң күп йөкләнеш Апас, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч районнарында - 1- 1,5 мең га.
2 нче таблица. Кайбер районнарда азык җыю комбайннарының техник куәте
|
Район исеме
|
Комбайннар саны, бер
|
1 комбайнга йөкләнеш, га |
Көндезге куәт, мең тонна |
|
Балтач |
67 |
390 |
5,34 |
|
Азнакай |
55 |
478 |
4,40 |
|
Саба |
46 |
423 |
3,69 |
|
Буа |
47 |
450 |
3,79 |
|
ТР буенча |
1128 |
649 |
90,22 |
|
Алабуга |
11 |
1130 |
0,84 |
|
Питрәч |
10 |
1582 |
0,78 |
|
В.Услонский |
9 |
954 |
0,75 |
|
Кама Тамагы |
9 |
1373 |
0,74 |
Күчмә комиссия билгеләп үткәнчә, азык әзерләү техникасы паркы Актаныш, Әлки, Аксубай, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле,Кайбыч, Саба районнарында шактый яхшы әзерләнгән.
Әмма републиканың кайбер хуҗалыкларында эшкә әзер булмаган техниканың да шактый булуы ачыкланды. (3 нчетабл.).
3 нче таблица. Эшкә әзерләнмәгән техникасы булган хуҗалыклар
|
Хуҗалыклар исеме |
Азык җыю комбайннарының исеме |
|
«Восток Зернопродукт» ЯАҖ, Югары Ослан районы |
«МакДон» - 2 бер. «Ягуар-850» - 1 бер. |
|
АПК «Заволжье» АПК ҖЧҖ, Югары Ослан районы |
«МакДон» - 2 бер. |
|
«Гыйләҗетдинов Р.» КФХ, Менделеевск районы |
«Полесье-280» - 2 бер. |
|
«Ленин» ҖЧҖ, Лениногорск районы |
«Полесье-280» - 2 бер. |
|
«Спартак» ҖЧҖ, Лениногорск районы |
«КСК-100А» - 1 бер. |
|
«Морты» АФ» ҖЧҖ, Алабуга районы |
«Дон-680» - 1 бер. «Челенждер» - 1 бер. |
Азык әзерләүгә керешкән хуҗалыклар
|
«Аксу Агро» ҖЧҖ Аксубай районы |
«Сөт иле-Аксу» филиалы” ҖЧҖ Аксубай районы |
|
«Лениногорская» ҖЧҖ Лениногорск районы |
«Үзәк Әлки» ҖЧҖ Әлки районы |
|
«Татарстан» СХПК Балтач районы |
«Колос» ҖЧҖ Баулы районы |
|
«Игенче» ҖЧҖ Балтач районы |
«Нур»ҖЧҖ Актаныш районы
|