ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «ЭФ-Интернэшнл» компаниясе белән берлектә «АГРОРУСЬ» XXIV халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе (Санкт-Петербург шәһәре, «Ленэкспо» күргәзмә комплексы) кысаларында 2015 елның 25 - 28августында «Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы» һәм «Иң яхшы крестьян (фермер)хуҗалыгы» номинацияләре буенча конкурслар уздыра.



30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Узган атнада Ирригация һәм дренаж буенча халыкара комиссия (МКИД) президенты, доктор Сәид Наиризи һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин Татарстанның Арча районында булдылар. Алар белән бергә «Татмелиоводхоз» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм «Татмелиорация» ААҖнең генераль директоры Әнвәр Залаков йөрде.
Июль башында Мамадышта Татарстан Республикасының “Авыл яшьләре” IX җәйге авыл спорт уеннары узачак, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70еллыгына, Татартсан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышлана.

29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанның агросәнәгать комплексына газ-мотор ягулыгын гамәлгә кертүреспубликаның иң өстенлекле бурычларыннан берсе. Бу хакта бүген  "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖнең авыл хуҗалыгында газ һәм башка энергия ресурсларын нәтиҗәлебүлүгә һәм файдалануга багышланган утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.

27
июнь, 2015 ел
шимбә

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына “Бердәм Россия” партиясеннән кандидат тәкъдим итү өчен кандидатура билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирү уздырылды. Праймериз Теннис академиясе мәйданчыгында узды. Чарада барысы 4 меңгә якын кеше катнашты, шул исәптән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләреннән һәм 33 иҗтимагый оешмадан 1636 сайлаучы. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына праймериз уздыру буенча инициатив төркем рәисе Илгиз Хәйруллин журналистларга хәбәр иткәнчә, сйлаучыларның 98 проценты килгән.

Республиканың Югары Ослан районында кышлыкка терлек азыгы әзерләүдә «Заволжье» АПК ҖЧҖ алда бара. Монда бүгенге көнгә азык әзерләү буенча механикалаштырылган отряд тарафыннан 2,5 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән чаптырылган һәм җыелган.

 


26
июнь, 2015 ел
җомга
«2015-207 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм күрсәтү» ведомство программасы линиясе буенча конкурс нигезендә сайлап алу барышында Сахаровка авыл җирлегендә яшәүче Василий Ионов үсемлекчелек юнәлеше буенча 900 мең сум грант отты.
Бу хакта Идел буенда Халыкара кыр көннәрен ачканда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Ирригация һәм дренаж буенча халыкара комиссия президенты, доктор Сәид Наиризи, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Данил Путятин белән бергә Татарстан Республикасының мелиорация комплексы белән танышып йөргәндә мәгълүм булды.
 Татарстанның Нурлат районы Яңа Әмзә авылыннан фермер Алмаз Корбанов «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасы буенча грант иясе булды.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләп үтикәнчә, 2015 елның 24июненә бөртекле һәм кузаклы культуралар 95,1 мең га мәйданда суктырылган (2014 елда– 202,9 мең га), 374,2 мең тонна ашлык җыеп алынган (2014 елда – 835,3 мең тонна),уңдырышлылык - 39,3 ц/га (2014 елда – 41,2 ц/га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International