Бу хакта Идел буенда Халыкара кыр көннәрен ачканда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Ирригация һәм дренаж буенча халыкара комиссия президенты, доктор Сәид Наиризи, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Данил Путятин белән бергә Татарстан Республикасының мелиорация комплексы белән танышып йөргәндә мәгълүм булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңлатып киткәнчә, Россиядә тиңе булмаган мелиорация агрегатларынҗыю заводын ачу төбәкне сугару техникасы белән 60%ка кадәр тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк, әлегә ул чит илдән сатып алына.
«Яңгыр яудыру машиналарын үзебездә җитештерә башлау илдә алып барыла торган импортны алыштыру курсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул мелиорация комплексын техник модернизацияләүгә, сугарулы җирләре мәйданын арттыруга зур көч өстәячәк, димәк, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын гарантияле тәэмин итү исәбенә үсемлекчелек продукциясенең төп төрләрен җитештерү дә артачак», - дип аңлатып китте проект турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Данил Путятин.
Үз чиратында, Ирригация һәм дренаж буенча халыкара комиссия президенты Сәид Наиризи, тәкъдим ителгән проектны югары бәяләде һәм киләчәктә, сугару машгиналарына эчке ихтыяҗны канәгатьләндереп кенә калмыйча, аларны чит илгә экспортлау турында да уйларга кирәк, диде.
2016- 2020 еллар чорында, табышлылыкны 15%ка кадәр җиткереп, беренче 180 машина эшләп чыгару планлаштырыла. Инвестиция проектының гомуми сумммасы 100 млн. сум тәшкил итә. Җитештерү өчен комплектлау җайланмаларының яртысыннан артыгы Татарстан территориясенә китәчәк дип фаразлана.