Татарстанның Югары Ослан районында терлек азыгы әзерләүдә «Заволжье» АПК ҖЧҖ алда бара

2015 елның 27 июне, шимбә

Республиканың Югары Ослан районында кышлыкка терлек азыгы әзерләүдә «Заволжье» АПК ҖЧҖ алда бара. Монда бүгенге көнгә азык әзерләү буенча механикалаштырылган отряд тарафыннан 2,5 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән чаптырылган һәм җыелган.

Саклауга мең тонна печән һәм җиде йөз тонна сенаж салынган. Гомумән алганда, бер баш терлеккә исәпләгәндә, предприятиедә 14,3әр центнер азык әзерләнгән. Хуҗалыкта быел җәмәгатьчелек терлеге өчен 4230 тонна печән, 12000 тонна сенаж һәм 8809 тонна силос әзерләү планлаштырыла. Азык җыю кампаниясенең эше шундый темпларда барса, уңай нәтиҗәләргә ирешергә була, дип саный предприятие җитәкчелеге. Терлек азыгы әзерләүдә Александр Деригуз, Николай Баймяшкин һ.б.лар иң яхшы механизаторлар дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International