«2015-207 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм күрсәтү» ведомство программасы линиясе буенча конкурс нигезендә сайлап алу барышында Сахаровка авыл җирлегендә яшәүче Василий Ионов үсемлекчелек юнәлеше буенча 900 мең сум грант отты.
Бу акчалар трактор алуга тотылачак. Ә Масловка авылыннан Владимир Кудряшов («сөт» направление) 1 млн. 200 мең сум күләмендәге грантка ия булды, бу акчаларга ул 24 сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзиячәк.
Икенче конкурс - «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» - буенча Левашово авыл җирлегендә яшәүче Илназ Сунеев гарнтка ия булды.
Грант сумммасы 3,5 млн. сум тәшкил итә, ул ферма төзү һәм эре мөгезле терлек сатып алу (200 башка кадәр) өчен тотылачак.