Татарстанның Нурлат районы Яңа Әмзә авылыннан фермер Алмаз Корбанов «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасы буенча грант иясе булды.
«Дуслык” җирле газетасы хәбәр иткәнчә, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы бу акчаларны гаилә фермасын киңәйтү өчен кулланырга ниятли.
«Бүген безнең фермада 33 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 13 – савым сыерлар. Грант акчаларына 24 баш сыерга заманча ферма төзергә һәм савым сыерларын арттырырга уйлыйбыз», – дип сөйләде үз планнары турында фермер.
Бу көннәрдә Корбановларның гаилә фермаында эшнең кызган чагы – печән әзерлиләр. 76 гектар җирдә беренче чабымны төгәлләргә кирәк. Моннан тыш, хуҗалыкта арпа һәм бодай үстерәләр. Фермер өчен грант гаилә фермасын уңышлырак үстерү өчен зур этәргеч булачак.