Татарстанның агросәнәгать комплексына газ-мотор ягулыгын гамәлгә кертүреспубликаның иң өстенлекле бурычларыннан берсе. Бу хакта бүген "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖнең авыл хуҗалыгында газ һәм башка энергия ресурсларын нәтиҗәлебүлүгә һәм файдалануга багышланган утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.
"Без бу юнәлештә 2013 елдан башлап актив эшли башладык, дип әйтер идем мин республика җитәкчеләре исеменнән. Без әлегә эшләмәгән эшләр дә байтак, шул ук вакытта үтелгән этаплар да бар. Әмма барыбыз да әлеге программаның башында гына торуыбызны аңларга тиеш. Әйе, без 2023 елга кадәр республика программасын кабул иттек. Ул эшли башлады инде. 2013-2014 елларда без шактый эш башкардык", - дип билгеләп үтте Ш.Гафаров.
Аның сүзләренә караганда, былтыр республикада агросәнәгать комплексы өчен газ-мотор ягулыгында 300 берәмлек техника сатып алынган. Бүгенге көндә 10лап АГНКС эшли, аларның санын 25 кадәр җиткерү нияте бар. "Хәзерге вакытта тагын 4 АГНКС төзелә, тагын 7 станция буенча проект эшләре бар. Моңа "Газпром газ-мотор ягулыгы" компаниясе белән бердәм хезмәттәшлек итү ярдәмендә ирешелә", - дип ассызыкладыТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, быел Чаллыда әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмә үткәрелгән идеинде. Аерым алганда, сүз "КамАЗ" турында бара, анда газ-мотор ягулыгында машиналар җитештерү буенчатулы бер линия ачылган.
Моннан тыш, бүгенге көнгә "Газпром" белән килешү имзаланган, юл картасы эшләнгән, ул бүгенге көндә гамәлдә һәм тормышка ашырыла. Шул ук вакытта Гафаров, проектны тормышка ашыру тизлеге бүгенге утырышта катнашучыларның барысына да кагыла, дип аерым ассызыклады. "Әгәр без барыбыз да бердәм эшләсәк һәм бу юнәлештә хәрәкәт итсәк, теләгән нәтиҗәгә ирешеп, Россия Федерациясе җитәкчелеге безнең алга куйган бурычны үти алачакбыз. Без бу эшне бүген башлый алабыз, 10 елдан соң да эшли алабыз, әмма без теге яки бу вакыттагы икътисадый аерманың зур булуын аңларга тиеш", - дип белдерде Гафаров.
Ул бүгенге утырышның аеруча нәтиҗәле булырга тиешлеген ассызыклады. Газ-мотор ягулыгын агросәнәгать комплексында гына түгел, башка хуҗалык тармакларында да файдалану буенча конкрет тәкъдимнәр кирәк.
"Бу безнең киләчәгебез. Конкуренция көчәйгән, агросәнәгать комплексы төп тармакларның берсенә әверелгән чорда газ-мотор ягулыгыннан файдаланмыйча без партнерларыбыз тәкъдим иткән конкуренциясәләтлелегенә чыга алмыйбыз", - дип сүзен йомгаклады Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе.
Чыгышын тәмамлап, Шамил Гафаров "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ җитәкчелегенә Татарстанда төрле эшчәнлек өлкәләрендә газ куллану буенча заманча технологияләрне гамәлгә кертү һәим үстерүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Шуннан соң утырышта авыл хуҗалыгында газ-мотор куллану мәсьәләләре буенча нотыклар тыңланды. Шул исәптән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Газпром” ААҖ вәкилләре, фәнни хезмәткәрләр һәм инженерлар чыгыш ясады.