Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы: илдә бөртекле культуралар уңышын җыю башланды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләп үтикәнчә, 2015 елның 24июненә бөртекле һәм кузаклы культуралар 95,1 мең га мәйданда суктырылган (2014 елда– 202,9 мең га), 374,2 мең тонна ашлык җыеп алынган (2014 елда – 835,3 мең тонна),уңдырышлылык - 39,3 ц/га (2014 елда – 41,2 ц/га).

Краснодар краенда бөртекле культуралар 33,2 мең га мәйданда (2014 елда – 82,9 мең га) суктырылды, 195,3 мең тонна җыеп алынды (2014 елда – 441,5 мең тонна), уңдырышлылык 58,8 ц/га (2014 елда – 53,3 ц/га).

Ставрополь краенда 45,9 мең га мәйданда ашлык суктырылды (2014 елда – 81,0 мең га), 123,9 мең тонна җыеп алынды (2014 елда – 288,3 мең тонна), уңдырышлылык 27,0 ц/га (2014 елда – 35,6 ц/га).

Кырым Республикасында 6,2 мең га мәйданда ашлык суктырылды (2014 елда – 64,6 мең га), 17,7 мең тоннаашлык җыеп алынды (2014 елда – 154,0 мең тонна), уңдырышлылык - 28,5 ц/га (2014 елда – 23,8 ц/га).

Адыгей Республикасында 3,7 мең га мәйданда ашлык суктырылды (2014 елда – 6,9 мең га), 20,1 мең тоннаашлык җыеп алынды (2014 елда – 26,7 мең тонна), уңдырышлылык 54,8 ц/га (2014 елда – 38,7 ц/га).

Чечня Республикасында - 3,1 мең га мәйданда суктырылды, 5,8 мең тонна ашлык җыеп алынды,уңдырышлылык 18,6 ц/га.

Ростов өлкәсендә - 3 мең га суктырылды, 11,3 мең тонна ашлык җыеп алынды, уңдырышлылык 37,7 ц/га.

Шулай ук Чечня Республикасында һәм Адыгей Республикасында көзге рапсны җыюга керештеләр. Рапс 610һәм 22 га мәйданда суктырылган, 330 һәм 64 тонна суктырып алынган, уңдырышлылык - 5,4 һәм 29,1 ц/га.

Краснодар краенда һәм Әстерхан өлкәсендә ачык грунтта яшелчәләр җыю башланды. Краснодар краенда 4,9 мең га мәйданда 43,4 мең тонна яшелчә культуралары (яшел борчакиртә өлгерә торган кәбестә, аш чөгендере, ташкабакҗыеп алынды, уңдырышлылык 88,1 ц/га.

Әстерхан өлкәсендә 260 га мәйданда 7,4 мең тонна иртә өлгерә торган кәбестә җыеп алынды, уңдырышлылык- 284,6 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International