Мамадышта Татарстан Республикасының IX җәйге авыл спорт уеннары узачак

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Июль башында Мамадышта Татарстан Республикасының “Авыл яшьләре” IX җәйге авыл спорт уеннары узачак, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70еллыгына, Татартсан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышлана.

Ярышлар 2015 елның 1 июленнән 4 июленә кадәр районның спорт мәйданчыкларында барачак.

Ярышларны ачу тантанасы 3 июльдә 18.00 сәгатьтә Мамадыш муниципаль районының  «Стадион-ипподром» МБУндә булачак.

Соңгы елларда Татарстан Республикасында спортның милли төрләре һәм уеннары зур кызыксыну уята башлады. Авыл эшчәннәре кырларда иген үстерү, терлекчелектә осталык күрсәтү, югары сыйфатлы продукция җитештерү белән бергә үзләренең физик камиллекләрен арттырырга, спорт мәйданчыкларында нәтиҗәле уңышлар яуларга да өлгерәләр.

Мамадыш муниципаль районындагы спорт базасы заманча таләпләргә туры китереп тотыла. Районда яхшы җиһазландырылган «Олимп» спорт-савыктыру комплексы, «Олимп» боз сарае, көрәш мәктәбе бар, балалар өчен тагын “Кама” лагере эшли.

Ярышларны ябу тантанасы 4 июльдә Мамадыш муниципаль районының Стадион-ипподромында булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International