Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына “Бердәм Россия” партиясеннән кандидат тәкъдим итү өчен кандидатура билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирү уздырылды. Праймериз Теннис академиясе мәйданчыгында узды. Чарада барысы 4 меңгә якын кеше катнашты, шул исәптән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләреннән һәм 33 иҗтимагый оешмадан 1636 сайлаучы. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына праймериз уздыру буенча инициатив төркем рәисе Илгиз Хәйруллин журналистларга хәбәр иткәнчә, сйлаучыларның 98 проценты килгән.
Искәртеп үтәбез, прймеризда катнашу өчен 4 кандидат күрсәтелде: Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советында Татарстан әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе, Ломоносов ис. МДУ каршындагы укыту-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов.
Сайлаучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов, праймериз – бик дулкынландыргыч мизгел ул, дип билгеләп китте. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына күрсәтү өчен аның кандидатурасын хуплаучыларга рәхмәт белдерде. "Мин бу вазыйфада биш ел эшләдем, әйтергә кирәк, ул бик җаваплы вазыйфа. Әлбәттә, бүген республика Президенты алдында куелган бурыч - Татарстанның лидерлыгын саклап калу. Бу - җитәкче эше генә түгел, ә бөтен команданыкы», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“Үзебезнең уңышлар турында сөйләгәндә, без тарихка, үзебезнең остазларга- безгә тормышка юл ачкан, тәюрибәләре белән уртаклашкан кешеләргә таянырга тиеш. Без моны һәрдаим истә тотарга тиеш, чөнки безнең арттан яшьләр бара, алар исә безнең традицияләрне дәвам итәргә тиеш. Мин үзем белән бергә эшләүчеләрнең барысына да, әлбәттә инде, беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә рәхмәт белдерәм. Республикадагы уңышлар, башкарыла торган эшләр, тотрыклылык – өлкән иптәшләрнең тырышлыгы. Нәтиҗәсе. Алга таба да шул юнәлештә барырбыз дип ышанам", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. “Татарстан Республикасының мөмкинлекләре гаять зур - җитештерүдә дә, ресурсларда да, әмма иң мөһиме - кеше потенциалы", дип ассысыклады ул.
«Безнең иң мөһим бурыч – Татарстанны анда яшәүчеләр өчен дә, шулай ук монда килергә теләүчеләр өчен дә иң матур урынга әверелдерү», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Башка кандидатлар – Сергей Батин, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов, сайлаучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирергә өндәделәр.
«Россия Президенты, Рөстәм Миңнехановны Татартсан Президенты фазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләп, үз фикерен белдерде инде. Бу - безнең һәммәбезгә сигнал. Ул - республиканың йөрәге, моторы. Татарстан бүген лидер, чөнки аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли», – диде Олег Морозов.
Сайлаучыларга барлыгы 1588 бюллетень таратылды. Аларның һәркайсы тәкъдим ителгән өч кандидатка тавыш бирергә тиеш иде. Праймериз йомгаклары буенча, Рөстәм Миңнеханов - 1513, Марат Әхмәтов - 874, Олег Морозов — 789, Сергей Батин 705 тавыш җыйды.
Шулай итеп, кандидатлар өчлеге ачыкланды - Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов. "Бердәм Россия" партиясе шуларның берсен Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтәчәк.