Чирмешән районының Югары Кармалка авылында терлекчелек комплексы төзи башладылар

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Югары Кармалка авылында терлекчелек комплексы төзи башладылар.

«Монда авылдашлар өчен эш урыннары булачак, шул ук вакытта туган авылымда үземнең бизнесыма нигез салына», - дип сөйләде эшкуар Ильяс Хәнәфиев.

Терлекчелек комплексы өчен 500 баш буаз тана сатып алырга һәм киләчәктә сыерлар санын 1000 башка кадәр җиткерергә планлаштыралар.

Хәзер төзелеш урынында 2300 тонна сыйдырышлы сенаж базы диварларын күтәрәләр. Мондый сенаж һәм силос траншеяларын алтыны төзергә уйлыйлар. Шулай ук сыер абзары корпусының металл конструкцияләрен җыялар һәм монтажлыйлар. Шуның янәшәсендә үк сөтчелек блогына нигез салганнар, анда «Карусель» сөт саву залында бер үк вакытта 40 сыер саварга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International