Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында җәйге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Узган атна ахырында Әгерҗе шәһәренең үзәк мәйданында җәйге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалык тотучылар катнашты.

«Бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгергән, умартачылар бал агыза торган вакыт. Шуңа күрә җәйге ярминкә оештырырга уйладык», – дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин.

Ярминкәгә килүчеләргә ит, балык, сөт, сөттән әзерләнгән продуктлар, гөмбә, яшелчәләр, бал, каен себеркеләре һәм башка товарлар сатып алырга тәкъдим иттеләр.

Монда килгән кешеләр тагын печән һәм ашлык та булсын иде дигән теләк белдерделәр.

«Август азагында тагын ярминкә булачак. Анда инде бу теләкләр һичшиксез истә тотылачак. Ярминкәләрне айга ике мәртәбә уздырырга ниятләп торабыз: берсен – ай башында, икенчесен – ай азагында», – дип ышандырды районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International