Марат Әхмәтов: Татарстан яшелчә, бәрәңге, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин ителәчәк

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды.

Марат Әхмәтов быелның урып-җыю кампаниясе барышына җентекләп тукталды. Быел чәчүлек мәйданнары 2,9 млн. га тәшкил итә, бу узган еллар дәрәҗәсендә. Шул исәптән көзге  культуралар -502 мең га, язгылары – 1,8 млн. га. Шикәр чөгендере 57,7 мең га җирдә чәчелгән (2014 елдан 9,4 меңга артык), рапс – 86,6 мең га, бәрәңге – 8,6 мең га (2014 елдан 2,6 мең га артык), яшелчә – 1,7 мең га.

Корылыктан Иделнең бу ягындагы районнар күбрәк зыян күрде. Республиканың төньяк районнары отышлырак хәлдә быел. Шуңа күрә бөртекле культураларның чыгышы да төрлечә. Мәсәлән, Бөгелмәрайонында һәр гектардан 17,6 центнер ашлык чыга. Аграр ведомство башлыгы июль аендагы тоташ яңгырлар темасына да кагылды, бу яңгырлар, туфраккка дым өстәп, хәлне яхшырттылар. Техник һәм азыккультураларының, кукуруз, бәрәңге һәм яшелчәләрнең торышы яхшырды. Марат Әхмәтов, быел шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш көтелә (2 млн. тоннадан артык), диде, бу Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында корылык аркасында барлыкка килгән гомуми вәзгыятьне өлешчә яхшыртачак.

Бүгенгә 97,3 мең га ашлык суктырылган, 218 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 22,4 ц/га.

Әмма уңышны җыеп алу җиңел булмаячак – синоптиклар августны да яңгырлы булачак дип әйтәләр. Министр әйтүенчә, шуның өстәвенә, республикада барысы 3,5 мең генә ашлык җыю комбайны бар. «Соңгы елларда авыл хуҗалыгы техникасын яңарта алмадык», - дип өстәде Марат Әхмәтов. Шуңа күрә дә эшләр җиңел булмаячак. Шул ук вакытта һәркөнне 50 мең га бөртекле культуралар җыеп алырга, дигән максат куела, бу – барлык чәчү мәйданының 4 проценты.

Марат Әхмәтов шулай ук бүгенге көнгә 579 мең тоннадан артык печән, 2038 мең тоннага якын сенаж,  5 мең тонна ботак азыгы әзерләнгән булуы турында да әйтте, быел Татарстан буенча уртача һәр гектарга 40,5 кг минераль ашлама кертелгән. Зәй районында ашламалар буенча бу күрсәткеч 79,4 кг/гаСарманда – 65,9 кг/гаТүбән Камада 60,4 кг/га тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы киләсе елга планнар турында да сөйләде. Корылыкка каршы тору өчен көзге чәчүлекләрне 100 мең га арттырырга кирәк булуы турында әйтте.

Моннан тыш, туфракны дым тупларларга ярдәм итәрлек итеп тирәнтен эшкәртелә торган җирләрне 600-700мең гектарга арттыралар. Шундый юл белән корыга чыдам кырлар артачак. «Без инде корылык шартларында эшләргә өйрәндек. Шуңа күрә алдан чаралар күрәбез», - диде министр журналистларга.

Марат Әхмәтов шулай ук, быел Татарстан яшелчә, бәрәңге, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин ителәчәк, дип ышандырды. Терлекләргә кышка азыкның җитәрлек күләмдә әзерләнгән булуы хакында да әйтте.

«Ашлык бәяләре бу атна азагында билгеле булачак», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International