Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Кичә, 28 июльдә,  Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет катнашында органик продукция җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, кызыксынучы оешмалар вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә органик продукция җитештерүчеләрнең реестрын булдыру тәртибе һәм республика территориясендә органик авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә хуҗалыкларның катнашу перспективалары каралды.

Республика территориясендә органик авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү системасын булдыруда беренче адым ул үстереләчәк урынга бәя бирүдән һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең үзенең органик авыл хуҗалыгы җитештерүенә технологик әзер булуыннан гыйбарәт.

Агымдагы елда «Татарстан Республикасының биотехнологияләр инжинирингы тәбәк үзәге» АҖ һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьтән файдалану проблемалары институты ярдәмендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына керүче хуҗалыклар һәм органик авыл хуҗалыгы үстерүдә катнашырга теләүчеләр өчен экологик аудитның беренче этабы бушлай үткәреләчәк, ул органик җитештерүгә күчкәндә дәүләт ярдәме алырга ярдәм итәчәк. Югарыда күрсәтелгән этапка хуҗалык урнашкан территориягә, санитар-экологик торышка, туфракның санитар торышына бәя бирү һәм документар тикшеренүне уздыру керә.

Быел территориаль торышы органик җитештерү кагыйдәләренә туры килә торган 5 хуҗалык өчен шулай ук түләүсез нигездә органик продукция җитештерүче статусын алу өчен кирәкле тикшеренүләрнең тулы циклыүткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International