Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Апас һәм Кайбыч муниципаль районнарында булды һәм алардагы урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Апас районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы белән бергә район башлыгы Рәшит Заһидуллин урып-җыю эшләре бара торган кырлар өстеннән очып уздылар.
«Зөя” (“Свияга”) АХП ҖЧҖкә караган 160 гектарлы арыш кырында Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты. Ул райондагы урып-җыю эшләренең барышына уңай бәя бирде. Әлеге кырда көзге арыш гектардан 38 центнер чыга. Район аграрчылары ашлыкны сатып алу бәяләре белән кызыксындылар. МаратӘхмәтов ашлык бәяләре атна азагына кадәр расланачак дип белдерде.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Кайбыч муниципаль районынына юлланды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм «Ак Барс» агрохолдингының генераль директоры урынбасары Камил Ганиев белән бергә урып-җыю эшләре белән танышты.
Федоровское авылы янәшәсендәге «Ак Барс-1» җәмгыятенең көзге бодай кырында ул хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты. Игенчеләргә мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов болай диде: «Сезнең районда икмәк бар, бүген моны үзем күреп әйтәм, бу сөендерә. Сезнең эшне ел буе күзәтеп барам: сез язгы чәчүне дә оешкан төстә башкардыгыз, уракка да зур әзерлек белән тотындыгыз. Иген кырлары җанга рәхәтлек бирә. Шикәр чөгендере дә зур уңыш бирер кебек».
Бу кырда 12 комбайн эшли. «Скипетр» элиталы сортлы көзге бодай гектардан 33 центнер ашлык бирә. Кайбыч комбайнчыларының максаты бер — өлгергән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу.
Марат Әхмәтов, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү максатында быел сыерлар һәм кәҗәләр асраучыларга субсидияләр биреләчәге турында әйтте.