Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Нурлат, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Нурлат, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнары кырлары өстеннән очтылар.

Эш сәфәре Нурлат муниципаль районыннан башланды, ул монда урып-җыю эшләре бара торган кырларны карап чыкты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан башка, аны тагын Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин һәм башкалар озата йөрде.

Быел Нурлат районында 80474 га җир чәчелгән. Шуларның яртысы бөртекле культуралар - 40979 га. Шул исәптән уҗым культуралары - 17466 га, язгылары - 23514 га, техник культуралар (шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш) - 15108 га, бәрәңге - 284 га, яшелчә - 0,3 га. Терлек азыгына 24103 га җир бирелгән.

«Агромир»  ТД ҖЧҖ кырында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды, һәм анда урып-җыю кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген хуҗалыклар барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителгән: ягулык-майлау материаллары буенча да проблема юк, техник тәэмин ителеш буенча да. «Бүгенгә 8 мең га мәйданда ашлык җыеп алынган. Бу якынча 18%. Уңдырышлылык 23,1 ц/га. Урып-җыюны 25 августка тәмамларга җыенабыз», - диде Равиль Кузюров.

Рөстәм Миңнеханов быелгы эссе җәйнең тагын уңышның йомгак күрсәткечләренә йогынты ясаячагын юилгеләп үтте. Шуңа күрә ул игенчеләрне кырда уздырган һәр көнне мөмкин кадәр файдалыраак үткәрергәөндәде.

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Каравыл Тавы авылында 100 урынлык яңа Мәдәният йорты ачуда катнашты һәм аның җитәкчелегенә кирәкле техника сатып алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов Яңа Чишмә муниципаль районы кырлары өстеннән очтылар. Аларны Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов озата йөрде.

«Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖ кырларында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы формированиеләре һәмучреждениеләр җитәкчеләре, районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Урып-җыю эшләренең барышы һәм терлекчелек тармагының торышы белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов таныштырды.

«52 мең гектарга якын мәйданда бөртекле культуралар җыясы бар, 29 июльгә 6700 гектар җыелды, бу - гомуми мәйданның 12 %ын тәшкил итә, уртача уңдырышлылык - 21-23 ц/га», - дип хәбәр итте ул.

«Терлекчелектә эре мөгезле терлекләр санын саклап кала алдык, ел башына аның саны 200гә артыграк иде, һәркөнне 92 тонна сөт сатыла (шәхси хуҗалыкларныкы белән бергә)Кызганычка каршы, аның бәясе бер килога 13,5 сумнан артмый», - дип өстәде Вячеслав Козлов.

«Шушы көннәрдә сөткә югарырак бәя кую хәл ителергә тиеш. Августтан башлап шәхси хуҗалыкларга да бер сыерга 3000 сум күләмендә ярдәм биреләчәк. Ә сөт сатуны 100 тоннага җиткерергә тырышырга кирәк, сезнең моңа резервларыгыз бар», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов, үстергәнне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, дип бидгеләп үтте. Ул шулай ук җирлекләр башлыкларына кешеләр белән эшләүгә игътибарлырак булырга кушты. «Сез тоташтыручы звено һәм сезгә зур җаваплылык », - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

Ул урып-җыюда уңышлар, барлык Яңа Чишмә халкына сәламәтлек, иминлек һәм 13 сентябрьдә сайлауларны оешкан төстә үткәрүләрен теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Черемухово авылында 100 урынлык мәктәп төзүнең барышы белән танышты.

Моннан соң ул Түбән Кама муниципаль районында бөртекле культураларны җыюның барышы белән танышты. Югары Уратма авылы янындагы "Нефтехимагропром" ҖЧҖ кырларының берсендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Очрашуга кадәр урып-җыю эшләре бара торган кырларны вертолеттан күзәтеп чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин озата йөрде.

Район башлыгы Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама районында агросәнәгать комплексының торышы турында сөйләде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җирләре 84 мең гектардан артык, шул исәптән 23 мең гектардан артык — бөртекле культуралар (5,4 мең га - көзгеләре). Быел "Агросила" компаниясе ярдәмендә районад шикәр чөгендере кабат үстерелә башлады, әлеге культура 3,6 меж га мәйданда чәчелде.

Айдара Метшин, урып-җыюны 25 августка төгәлләргә җыенабыз, диде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Марат Әхмәтов әйтүенчә, Түбән Кама районында агросәнәгать комплексының мөмкинлеге зур. Шикәр чөгендере мәйданнарын арттыру исәбенә быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 1,5 тапкыр артырга мөмкин. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, киләчәктә Түбән Кама районында инвесторның шикәр чөгендере чәчүне тагын з мең гектарга арттырырга мөмкинлеге бар.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында районның иң төп бурычы дип эре мөгезле терлекләрнең баш санын артыруны атады, быел "Химокам-Агро" предприятиясендәге проблемалар аркасында аларның саны 900 башка кимегән.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән һәм җирле хакимият органнарына сайлауларга әзерләнүнең барышы белән дә кызыксынды.

Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Югары Уратма авылында күпфункцияле үзәк ачуда катнашты. Бу торак пунктта 957 кеше яши. Күпфункциле үзәк “Авыл клублары” республика программасы буенча Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә төзелде. Аның смета хакы 11 миллион сумнан артык. Мәйданы - 419 кв.м. Клуб 200 урынга исәпләнгән. Монда китапханә дә бар,вокал, хореография, музыка, рәсем сәнгате буенча түгәрәкләр оештыру да планлаштырыла.

"Республикада утызлап программа гамәлгә ашырыла, аларның күбесе эшли, шул исәптән авыл халкы өчен дә. Төп нигез – җир һәм шул җирдә эшләүче, яшәүче кешеләр, һәм безнең бурыч аларга шәһәр кешеләрендә булган шартларны тудыру", - диде чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

Эш сәфәренә йомгак ясап, Татарстан Республикасы журналистларга болай диде: "Бөтен җирдә уракка төштеләр, техника эшли, ягулык бар, кешеләрнең кәефе күтәренке. Социаль объектлар, мәктәпләр, мәдәният йотрлары, юллар төзү билгеләнгән план буенча бара. Мин канәгать".

Татартсанда уңыш фаразына килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов болай диде: "Без 3,5-3,8 млн. тонна ашлык җыеп алырга уйлыйбыз. Терлек азыгы бар, яшел масса җитәрлек, кукуруз, шикәр чөгендере дә яхшы булырга тора. Әлбәттә, боларның барысын да вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк булачак, моңа мөмкинлекләр бар. Калганы инде безнең үзебезгә һәм һава шартларына бәйле".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International