Атчылык эшчәнлеген үстерү буенча республика максатчан программасы нигезендә Чистай муниципаль районында ат фермасы төзи башладылар.
Аны Камил Сәйфетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы төзи.
30 башка исәпләнгән ат фермасы Таң (Луч) поселыгында булачак. Предприятие Чистай районында ат туризмын үстерергә ярдәм итәчәк дип күздә тотыла. Атка атланып йөрергә, чабарга булачак. Авыру балалар өчен дә иппотерапия оештыру планлаштырыла.
«2013-2015 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга Татарстан Республикасында атчылык эшчәнлеген һәм ат спортын үстерү” озак сроклы максатчан программаны раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары 2012 елның 30 октябрендә кабул ителгән иде.