Апас муниципаль районы Мәдәният йорты каршында оештырылган «Замандаш» агитбригадасы урып-җыюда катнашучы игенчеләргә һәм механизаторларга концерт куеп йөри.
Агитбригада составында — җырчылар Айрат Айтуганов, Гөлия һәм Альберт Сәлахетдиновлар, РәмиләВавилова, Рөстәм Зиннәтуллин һәм машина йөртүче Айрат Миңнегалиев.
«Игенчеләрнең һәм механизаторларның көнне төнгә ялгап эшләве мактауга һәм хөрмәткә лаек. Ә без исә төшке аш вакытында булса да хәлдән килгәнчә аларның ялын оештырырга тырышабыз. Без җырлаган җырлар аларның күңелләрен күтәрсен, эшләренә дәрт-дәрман бирсен өчен без бөтен көчебезне куябыз. Мондый көннәрдә һәркем үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тырыша»,- дип хәбәр итте район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина.