Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Шепшенар авылыннан КФХ башлыгы Мөнип Һадиев быел «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын төзү»программасы буенча конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.
«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте» ФДБУ белән берлектә Авыл тематикасы буенча мәгълүмат-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.
Татарстанда 280 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Кузнечиха авылыннан Мәхмүт һәм Әминә Исмәгыйлевлар районда иң зур шәхси хуҗалык тотучыларның берсе.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Кичүчат» ҖЧҖ базасында терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Ширәмәт авылындагы«Прикамский» РПК холдингы хуҗалыгында уңышны арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәгеТатарстан Республикасы делегациясе Германиядә «DLG кыр көннәре» кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Бу елның март аенда «Чаллы-Бройлер» кошчылык фабрикасында кош итен эшкәртү буенча яңа җитештерү комплексы төзелә башлады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә африка дуңгызлар чумасы (АЧС) буенча эпизоотик вәзгыятьнең үзгәрүе турында хәбәр итә.