Татарстанда узган тәүлектә 3682,1 тонна сөт савылган

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында сөт җитештерү көннән-көн арта бара. Бу елның 27 июнендә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 205 тонна сөт савып алганнар, бер сыердан уртача савым 20 кгтәшкил итә.

Республика районнары арасында сөт җитештерү күләме буенча икенче урында - Балтач районы (узган тәүлектәге савым - 198,8 тонна), өчен урында - Арча районы (171,3 тонна).

Татарстанда 27 июньдә тулаем алганда 3682,1 тонна сөт савылган, бу узган елның шушы датасына караганда 76,5 тоннага күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International