Татарстан Республикасында яңгырлар урыны-урыны белән генә һәм төрле җирлектә төрлечә яуды, шуңа күрә республика районнары кырларында июньдә айлык явым-төшем нормасының яртысыннан кимрәге генә яуды, дип әйтергә була. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Дымлылык безнең уңышның лимитын билгели торган факторга әйләнеп бара, - диде Марат Әхмәтов. -Көчле яңгырлар булган урыннарда да вәзгыять мактанырлык тъгел. Һава температурасы атна дәвамында Цельсий буенча 30 градустан югарырак булды».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Гидрометүзәк Бөгелмә агропосты буенча туфрактагы корылыкны раслаган инде. «Бу бөтен көньяк-көнчыгышка кагыла торган вәзгыять, - диде ул. - Башка районнар да шул чиккә килеп җитәләр инде. Безнеәлегә күпмедер дәрәҗәдә дымлылыкны саклый торган технология коткара, көзге-кышкы запаслар да эшли әле».
Марат Әхмәтов һәр җирдә стресска каршы өстәмәләр белән яфрак аша оператив рәвештә тукландыру үткәрергә Марат тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районнар буенча мисаллар китерде. Мәс., Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләре чәчүлекләрнең 13 %ында гына (бөртеклелеәр, техник культуралар, бәрәңге һәм яшелчәләр) яфрак буенча эшкәрткәннәр, һәр гектарга барты тик 33,4 кг тиешле матдә кертелгән, Әгерҗе районында - 15%, анда гектарга 25,4 кг керетлгән, Тәтешрайонында - 16%, Спаста - 21%, Югары Ослан районында - 25%.
Марат Әхмәтов территориаль идарәләргә һәр авыл хуҗалыгы формированиесендә тамырдан тыш тукландыруга анализ үткәрергә, аның рейтингы буенча материалларны җирле массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга кушты.
«Ни өчен соң әле җитәкчеләрнең инертлыгы аркасында хуҗалыклар тиешенчә уңыш җыя алмаска тиеш? -диде ул. - Бу агроысул иң нәтиҗәлеләрдән санала бит».
Азвк әзерләү турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов, күпчелек районнарда күпьеллык үләннәрне беренче кат җыю төгәлләнде, диде. Республика буенча барысы 1114 мең тонна сенаж һәм 293 мең тонна печән әзерләнгән. Бу - 481 мең тонна азык берәмлеге яисә шартлыча бер башка 8,1 центнер азык.
Бер башка 10 центнердан артык азык әзерләгән районнар арасында - Зәй, Сарман, Нурлат, Апас, Азнакай, Мамадыш, Түбән Кама муниципаль районнары.
«Беренче чабымнан азык запасын иң аз әзерләгән районнарга җитди уйланарга кирәк, - диде министр. -Болар – Кама Тамагы, Югары Ослан, Әгерҗе, Кайбыч, Менделеевск, Аксубай районнары».
Урып-җыю турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов үткән ел кайбер районнарда 30 августка күпчелек мәйданда ашлыкның җыелып бетүен искә төшерде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, шул вакытка ашлыкны җыелып бетелми икән, бу – комбайннарны һәм ындыр табакларын начар әзерләү нәтиҗәсе.
Марат Әхмәтов районнар башлыкларына һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә былтыргы хаталарны кабатламаска һәм республикада булган барлык ашлык җыю комплексын 10 июльгә - урып-җыю кампаниясенә әзерләп куярга кушты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, туфракта дымлылыкны саклый торган эшләргә җитди игътибар бирергә һәм дым саклый торган технологияләр кулланырга кушты. Районнар башлыкларын бу хәлдә нәтиҗәле эшләргә өндәде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә һәм ветеринария хезмәтләренә районнардагы дуңгызчылык фермаларында африка чумасына карата тикшерү уздырырга һәм бу өлкәдәге торышны тасвирларга кушты.