Сабанчыларның V Россия ачык чемпионатында катнашучылар арасыннан җиңүчеләр билгеләнде. Чемпионат бу елның 19 – 25 июнендә Төмән өлкәсендә узды. Бәйгеләр барышында Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән 33 механизатор үз осталыкларын күрсәттеләр.
Татарстаннан механизатор Ирек Галиев, каплатып сөрү буенча ярышларда катнашып, тракторда эшләү осталыгын күрсәтте һәм чемпионат финалына чыкты, финалда 10 дәгъвачы катнашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов сөйләгәнчә, конкурс барышында җир сөрү 14 критерий буенча бәяләнде.
Чемпионат ярышлары йомгаклары буенча Ирек Галиев 3 нче урынны алды, 2 нче урында – Рязань өлкәсеннән Андрей Шаль, ә беренче урынга икенче ел рәттән Удмуртия Республикасыннан Вадим Зарецких чыкты.
Ярышларда шулай ук Европа илләреннән дә сабанчылар катнашты. Чит илләрдән беренче урынга Эстониядән Каспар Ярвала чыкты, 2 һәм 3 нче урыннарны Бөекбритания вәкилләре Рональд Коултер һәмМайкл Чэппэлл алдылар.
Ирек Галиев бүген Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының “Көнгәр” АХККындамеханизатор булып эшли. Аның әлеге тармактагы эш стажы - 20 ел.