Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында “Иң яхшы сабанчы” һөнәри осталык конкурсы узды

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында “Иң яхшы сабанчы” һөнәри осталык конкурсы узды. Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков сәламләде.

Конкурсның теоретик өлешендә механизаторлар юл хәрәкәте һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче, практик өлешендә, алар җир сөрү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Ярышлар «Террион АТМ-5280», «К-744», «МТЗ-1221», «Т-150», «ТГ-90 (ДТ-75)» тракторларында узды. Туфрак эшкәртү «Лемкен» һәм «ПЛН-4-35» сабаннары белән башкарылды.

Конкурс йомгаклары буенча “Иң яхшы сабанчы” конкурсының әйләнмәле сабан белән туфракны төп эшкәртү номинациясендә 1 нче урын «ВЗП Биләр» ҖЧҖ механизаторы Юрий Ильинга бирелде. «ПЛН-4-35» сабаны белән туфракны төп эшкәртү номинациясендә 1 нче урынны «Родина» күмәк хуҗалыгы механизаторы Фәрит Гатин алды.

Конкурста катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International