Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районыннан Азат Шахмин крестьян-фермер хуҗалыгында 1000 баш үрдәк үстерәләр. Үрдәкләрне Казаннан килгән Раушан Имаметдинов һәм Илдар Зарипов карыйлар.
Иж-Бәйки авылында үрдәкләр тоту өчен бинаны “Нәүрүз” ҖЧҖеннән арендага алганнар. Аңа капиталь ремонт ясаганнар - идәннәр һәм түшәм төзекләндерелгән, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, азык салырга урыннар ясаганнар һәм электр үткәргәннәр.
Үрдәкләр «Черри Велли» токымыннан. Илдар Зарипов әйтүенчә, әлеге токым үрдәкләре бик тиз үсәләр икән. «Үрдәкләрне һәр 5 сәгать саен ашатабыз, хәтта төнлә дә ашатырга туры килә. Көнгә уртача 60 килограмм азык китә», - дип сөйләде ул.
«Районда йорт кошларын үрчетүчеләр күп түгел, шуңа күрә бу башланганчы бик теләп хупладык», - дип хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин.
Кошчылар планында - үрдәкләрнең бер өлешен сатып, алар урыныныа яңаларын кайтарырга, калган өлешен иткә үстерергә. Кышка таба ферманы җылытырга планлаштыралар, чөнки үрдәкләр белән ел әйләнәсендә шөгыльләнергә уйлыйлар.