Татарстанда кайбер районнарда һәм хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме кимеде

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Бу елның 28 июненә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары тарафыннан тәүлеккә 3682 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача савым - 15,8 кг. Узган елның шушы чорына карата артым 76,5 тонна, ягъни 2,1% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, тулаем сөт җитештерү күләме узган елга караганда түбәндәге муниципаль районнарда арткан: Кукма(+30,5 т), Әтнә (+23,0 т), Саба (+14,7 т) һәм Балтач (+9,8 т) муниципаль районнарында. Уңай якка үзгәреш шулай ук Азнакай (+5,0 т), Сарман (+4,7 т), Аксубай (+4,6 т), Тәтеш (+4,5 т), Актаныш (+4,0 т), Әлки (+3,6 т) һәм Чүпрәле (+3,2 т) муниципаль районнарында күзәтелә.

Һава шартларының уңай торуына һәм азык базасының бай булуына да карамастан, июньнең соңгы ункөнлегендәге 8 көнендә республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 7,6 тоннага киметкәннәр. Балтач районы 200 тонна планканы тотып тора алмады, Теләче районы ун көн эчендә сөт савуны 2,8 тоннага киметте һәм сөт җитештерүчеләр рейтингында 25 урыннан 29 урынга төште, узган елгы күләмнән 8,5 тоннага калыша. Шулай ук Апас (-2,3 т), Минзәлә (-1,5 т), Зәй (-0,6 т) муниципаль районнарында да тәүлеклек сөт күләмнәре “төште”.

Кайбер районнар узган елгы күрсәткечләрне дә саклап кала алмадылар. Мамадыш районында тәүлеклек савым 2015 елга караганда 10,3 тоннага кимрәк. Шулай ук Кама Тамагы районының сөт җитештерү күләмнәре дә узган елга караганда 7 тоннага кимеде   (районда иң аз савым – бер сыердан 11,5 кг сөт савыла), Чистай районында да шундый ук хәл. Сөт җитештерү буенча үзләренә алган йөкләмәләрнеКайбыч (узган елга караганда 5,1 тоннага кимрәк), Алексеевск (-4,2 т), Буа (-3,9 т), Алабуга (-2,3 т) һәмЗеленодольск (-1,5 т) районнары да үти алмыйлар.

Инвесторларның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, республика күләмендә сыерларның 56%ына ия була торып, сөт күләменең бары тик 52%ын гына җитештерәләр. Югары технологияле заманча сөт комплекслары булган һәм югары генетик куәткә ия «Красный Восток» ААҖ узган елга караганда тәүлеккә 11,2 тоннага әзрәк сөт сава, бер сыердан уртача тәүлеклек савым 12,7 кг (ТР буенча уртача - 15,8 кг). Шулай ук «Нефтехимагропром» (-4,0 т), «Алексеевское» НП (-3,0 т), «Продпрограмма» АПК ҖЧҖ (-2,1 т), «Агромир» ТД ҖЧҖ (-2,0 т) түбән күрсәткечләр белән эшлиләр.

Анализ ясау һәм практик ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшче төркем төзелде, ул республиканың 6 муниципаль районында үз эшен башлады инде. Бу төркем белгечләрен районнарның башка хуҗалыкларына җибәрү дә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International