Татарстанның Питрәч муниципаль районында «Скорлупино» йомырка фестивале узды

2016 елның 25 июне, шимбә

25 июньдә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылында «Скорлупино» йомырка фестивале узды.

Фестиваль республика кошчылык предприятиеләреннән катнашучылар парады белән башланды. Алар арасында «Чаллы-Бройлер» ААҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе” ААҖ , «Ак Барс»кошчылык комплексы” ҖЧҖ, «Агрофирма «Залесный» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм башкалар бар иде. Парадны фестивальнең символы - «Бәби СКО» чебие җитәкләде.

Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Марат Җәббаров, «Ак Барс» кошчылык комплексы” ҖЧҖнең«Яратель» кошчылык фабрикасы филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин, «Челтәр компаниясе ААҖнең  генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.

«Мин сезне үзебезнең җирдә күрүемә бик шатмын. Фестивальнең бездә узуы очраклы гына түгел, чөнкиикътисадның 70 проценттан артыграгын кошчылык тәшкил итә -  ул безнең районның төп җитештерү тармагы. Катнашучыларның үз осталыкларын күрсәтүенә һәм көчлеләрнең көчлесе җиңүче булып танылуга ышанып калам», - диде Эдуард Дияров, катнашучыларны сәламләп.

Фестивальне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты.  

«Республикада кошчылык шундый мөнәсәбәткә, ихтирамга һәм бәйрәм итүгә лаек. Тармак төрле чорлар кичерде, әлбәттә. Совет чорында республика кош ите җитештерү күләмнәре белән горурлана иде - 42 мең тоннага кадәр җитештерә иде. Аннан соң күрсәткечләр шактый төшкән вакытлар булды. Ә хәзер Татарстан үсә, алга таба бара, узган ел 200 тоннадан артык кош ите җитештердек. Бу күрсәткеч буенча республика – Идел бу федераль округында лидер. Без предприятиеләргә фестивальдә катнашуга ризалык биргән өчен рәхмәт белдерәбез», - диде Марат Әхмәтов.

Кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләре арасындагы ярышларда 10ар кешедән торган 9 команда катнашты. Ярышлар төрләреннән йомырка тәгәрәтү, диск ыргыту, каршылыклар полосасын узу һәм башкалар бар иде.

Бәйгеләр йомгаклары буенча җиңүче дипломын «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ командасы алды. Икенче урында - «Чайка» фермер хуҗалыгы» ҖЧҖ, өченче урында - «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ.

Фестивальдә төрле мәйданчыклар бар иде. Мәс., халык кәсепләре күргәзмәсендә кулдан эшләнгән әйберләр сатып алырга мөмкин иде, икенче мәйданчыкта – фарштан һәм йомыркадан ризыклар, бутербродлар әзерләү буенча мастер-класслар күреп булды.

Килүчеләрдә «Ско-ко» паркы мәйданчыгы аеручы кызыксыну уятты, анда үрдәкләр, казлар, бәрәннәр, кәҗәләр һәм башка хайваннар бар иде. «Йомырка музеенда» попугайлар, тәвә кошлары (страуслар),фазан, мысыр тавыклары (цесарки) йомыркаларын күрергә мөмкин иде.

Бик зур табаларда әзерләнгән ике йомырка тәбәсе тамашачыларның аерым игътибарын яулады. Аларның берсе күмер өстендә әзерләнде, икенчесе - электр плитәсендә. Аларның һәркайсына 1000әр йомырка китте. Шундый зур күләмле ашамлык төре республикада беренче мәртәбә әзерләнгән. 100әр килограммлы ике таба КНИТУ-КАИның реактив двигательләр кафедрасында алдан ук әзерләнгән. Оештыручылар бу ризыкны әзерләү процессын Татарстан Республикасы кулинарлары ассоциациясе һәм Питрәч районы эшкуарлары, кафелар хуҗалары арасындагы ярышка әверелдерергә хәл иттеләр.

Бу чара фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International