Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында терлек сую цехы төзиләр

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге территориясендә терлек сую цехы төзиләр.

«Цехның куәте тәүлеккә 20 башка кадәр эре мөгезле терлек суярга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин. - Әлегецехны төзүче эшкуар аны июнь ахырына төзеп бетерергә һәм сентябрьгә кадәр тиешле җайланмаларны урнаштырырга планлаштыра».

Рәшит Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, терлекчелек объекты  Таможня берлегенең техник регламенты таләпләрен үтәү кысаларында төзелә. Алар нигезендә эре мөгезле терлекләрне, дуңгызларны һәм сатырга планлаштырыла торган башка хайваннарны сую терлек чалу өчен билгеләнгән махсус урыннарда башкарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International