Татарстанның Лаеш районында бүген «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсе ачыла

2016 елның 28 июне, сишәмбе

2016 елның 29 июненнән 2 июленә кадәр «ТатНИИСХ» ФДБФУнең Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә урнашкан тәҗрибә кырларында «Идел буенда Халыкара кыр көннәре-2016» инновацион технологик агрокүргәзмә узачак.

Дөньякүләм абруй казанган DLG (Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте) катнашында Германиядә, Румыниядә, Польшада зур уңышлар белән уза торган күргәзмәләр агросәнәгать комплексы профессионалларын инновацияләр белән технологик таныштыруга, тәкъдим ителә торган продуктларга тиешле бәя бирүгә, фәнни белемнәрне һәм алдынгы тәҗрибәне таратуга юнәлдерелгән.

Быелгы  «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсендә Беларусь Республикасыннан, Бөекбританиядән, Германиядән, Россиядән 160тан артык әйдәүче компанияләр һәм фәнни институтлар, шулай ук Австрия, Нидерландия, Норвегия, Франция, Дания, Чехия, Швейцария вәкиллекләре катнаша, алар АПКның иң төп юнәлешләре: «Үсемлекчелек», «Авыл хуҗалыгы техникасы» һәм «Терлекчелек» буенча яңа продуктлар һәм заманча технологияләр тәкъдим итәчәкләр.

Күргәзмә экспозициясе тәҗрибә кырының көзге, язгы культуралар үстерелгән 48 делянкасын үз эченә ала, эре габаритлы техниканың стационар күргәзмәсе оештырыла, кыр шартларында һәр авыл хуҗалыгы техникасын аерым күрсәтеләчәк, 3 кампус була, аларда агросәнәгать комплексының төрле тармаклары өчен технологияләр һәм җайланмалар, шулай ук әзер продукция һәм катнаш тармаклар өчен хезмәт күрсәтүләр тәкъдим ителәчәк.

2016 елгы күргәзмәнең яңалыклары - Татарстан Республикасы, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр предприятиеләре белгечләре кавтнашында «Терлекчелек» һәм «Бәрәңге территориясе» блогының киңәйтелгән күргәзмәсе, шулай ук яшь галимнәр һәм чакырылган кунаклар катнашында «Яшьләр көне»булачак, алар робот техникасы өлкәсендә презентацияләр үткәрәчәкләр һәм алга таба алар белән ачык әңгәмәгә керергә мөмкин булачак.

«Терлечелек» бүлегендә сөт һәм ит терлекчелеге, шулай ук нәселле терлек мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

«Бәрәңге территориясе» бүлегендә катнашучылар «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсенә килүчеләр «2016-2025 елларга Россия җитештерүчеләре тарафыннан конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү максатларында үзебезнең чәчү фондын, үсемлекләрне яклау чараларын булдыру, шулай ук җитештерү (үстерү) һәм әзер продукцияне саклау технологияләрен булдыру эшчәнлеген фәнни тәэмин итү» Россия Федерациясе комплекслы максатчан программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләрен үз күзләре белән күрәчәкләр, монда бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортларынннан авыз итеп карарга һәм блгечләргә кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча сораулар бирергә мөмкин булачак.

«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсенең эш программасы кысаларында берничә зур чара уздыру күздә тотыла. Түбәндәге чаралар үткәрелә:

-  «Бәрәңге сортларын һәм гибридларын экологик-географик сынау» темасына Россия фәнни оешмаларының Федераль агентлыгы утырышы;

- Бәрәңге үстерү технологияләре буенча конкурс, дегустация белән;

- Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләр белгечләренең MatchMaking принцибы буенча оештырылган очрашулары: «Агрономнар сәгате», «Механизаторлар сәгате», «Терлекчеләр сәгате»;

- Россиянең, Татарстан Республикасының һәм Германиянең АПК белгечләре белән экскурсияләр.

Күргәзмә эшендә һәм эшлекле чараларда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кебек дәүләт структураларының, ведомстволарының һәм ассоциацияләрнең, Россия һәм чит илләр фәнни оешмаларының һәм югары уку йортларының вәкилләре, DLG (Немец авыл хуҗалыгы җәмгыятенең), ТатНИИСХның әйдәүчеэкспертлары һәм белгечләре һәм башкалар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International