Язгы кыр эшләрен башкару өчен республикага 40 млрд сумнан артык акча кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Акчаларның шактый өлеше минераль ашламаларга туры килә. 2025 ел уңышы өчен физик үлчәмдә уртача 200 мең тонна ашлама тупланган яисә гектарга 34,7 кг. Шулардан көзге культуралар өчен 55 мең тонна ашлама кертелгән, 1 гектарга уртача 58 кг туры килә.
Агымдагы елда һәр гектар чәчүлеккә кимендә 80 кг ашлама кертү бурычы куелган. Минераль ашламалар сатып алуга 1 млрд 175 млн. сум дәүләт ярдәме бирү турында республика Рәисе тарафыннан карар кабул ителде. Субсидия бирүгә беренче сайлап алуны март башында инде игълан итү планлаштырыла.
485 мең га мәйданда чәчелгән көзге культуралар торышын мониторинглау дәвам итә. мониторинг белешмәләре буенча 84% яисә 412 мең га көзге культуралар яхшы һәм канәгатьләнерлек, 16% яисә 76 мең гектарда чәчүлекләрнең сирәкләнүе күзәтелә, дип бәяләнә.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы тарафыннан орлык материалын тикшерү һәм читтән кертелә торган орлыкларны мониторинглау алып барыла. Бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш республика буенча 114% тәшкил итә. Сабан культуралары орлыклары көзге культураларның һәлак булуы очрагына иминләштерү фондын исәпкә алып салынган иде. Орлык сатып алуга контрактлар төзү буенча эш дәвам итә. Бүгенге көнгә хуҗалыклар тарафыннан орлыклар сатып алуга контрактлар: кукуруз орлыклары өчен ихтыяҗтан – 14%ка, көнбагыш өчен – 23%ка, шикәр чөгендере орлыкларына 37%ка төзелгән.