Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең киңәйтелгән уртак коллегиясендә катнашты

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе коллегиясенең «2024 елдагы эш йомгаклары һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар турында» киңәйтелгән утырышы һәм Татарстанда яңа азык лабораториясен ачу тантанасы узды.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.

Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы администрациясе башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 2024 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар турында»гы нотык белән Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Ул, ветеринария хезмәте эшенең мөһим юнәлешләренең берсе – лаборатория-диагностика эшчәнлеге, дип билгеләп үтте.

«2024 елда безнең республикада бу юнәлештә 40 ветеринария лабораториясе, шул исәптән республика лабораториясе эшләде. Хисап чорында алар 5 миллион 330 меңнән артык төрдә тикшеренү үткәрделәр.

Лаборатор эшчәнлекнең тагын бер мөһим юнәлеше - ветеринария-санитария экспертизасы. Ветеринария-санитария экспертлары сатуга сыйфатлы һәм имин азык-төлек продуктларының чыгуын тәэмин итәләр.

Ел дәвамында ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләрендә продукциянең иминлеген контрольдә тоту буенча 75 млн.га якын ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелде. Нәтиҗәдә, 700 тоннадан артык терлек һәм үсемлек продукциясе ирекле сатуга чыгарылмый калды”, - дип, хәбәр итте Алмаз Хисаметдинов.

Үз чыгышында ул шулай ук үстерергә кирәкле тагын бер мөһим юнәлешне — азык лабораторияләрен билгеләп үтте. Сыерларны тукландыру рационында продуктивлык циклының һәр этабында кирәкле туклыклы матдәләр булырга тиеш. Җентекләп сайланган рацион сыерларның продуктивлыгын арттыруда мөһим шартларның берсе булып тора.

Азыкның туклыклылыгы турындагы мәгълүматларны белмичә, продуктив терлекләр өчен дөрес рационны төзеп булмый. Шуңа күрә республикада терлек азыгын тикшерү буенча «Агрофинс» ҖЧҖ компаниясе белән уртак эш алып барыла.

“2025 елдан Республика ветеринария лабораториясенең аерымланган бүлекчәсе - Саба азык лабораториясе базасында тикшеренүләр алып баруның тулы циклы планлаштырыла, аны ачу тантанасы бүгенгә планлаштырылды. Бу азык лабораториясе бөтен Идел буе федераль округына һәм якындагы төбәкләргә хезмәт күрсәтүне планлаштыра”, - диде ул.

Киңәшмә барышында шулай ук Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев нотык белән чыгыш ясады. Ул Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең 2024 елдагы эшенә йомгаклар ясады һәм 2025 елга билгеләнгән өстенлекле бурычлар турында мәгълүмат бирде.

Марат Җәббаров эшкә йомгаклар ясады һәм авыл хуҗалыгы тармагының мөһим юнәлешен билгеләп үтте.

“2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча берничә моментны билгеләп үтәсем килә. Беренчедән - бу авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалау һәм исәпкә алу буенча уңай эш. Бүген республикада сәнәгать предприятиеләренең барлык авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-кортлары исәпкә алынган. Алдагы чорда терлекләрне актуальләштерү эшен дәвам итүегезне сорыйм.

Эре мөгезле терлекләрнең лейкоз вирусы белән йогышлануы буенча уңай күрсәткечләрне билгеләп үтәсем килә. 10 ел эчендә әлеге күрсәткеч 19,4%тан 1,4%ка кадәр кимеде. Безнең республика өчен бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки терлекчелекнең сөтчелек юнәлеше өстенлекле урында”, - диде Марат Җәббаров.

Ул шулай ук Татарстанда азык үзәкләрен оештыруның өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

“Азыкның туклыклылыгы турындагы белешмәләрне белми торып рационнарны дөрес төзеп булмый. Мондый тикшеренүләргә ихтыяҗ елдан-ел арта. Һәм бүген без Байлар Сабасында терлек азыгы лабораториясен ачабыз, ул терлекләрне тукландыру культурасын үстерүгә зур ярдәм булачак. Идел буе федераль округыннан коллегаларыбызга да аның эше кызыклы булыр, дип уйлыйбыз”, - дип, нәтиҗә ясады министр.

Шуннан соң катнашучылар яңа азык лабораториясендә булдылар, ул, терлек азыгына һәм терлекләрне тукландыруда кулланыла торган башка продуктларга аналитик тикшеренүләр үткәреп, фермерларга, азык компанияләренә һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә зур ярдәм итәчәк. Үткәрелгән тикшеренүләрнең нәтиҗәсе терлекләрне тукландыру рационын оптимальләштерергә, терлек азыгы әзерләү планына төзәтмәләр кертергә һәм сөтчелек хуҗалыгының табышлылыгын арттырырга мөмкинлек тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International