Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Улак-Күк Бүре» милли ат спорты уены узды. Анда Казан, Лениногорск, Әлмәт һәм Бөгелмә командалары катнашты.
Сәламләү сүзе белән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады. “Бу уен инде икенче тапкыр уздырыла. Аның шундый масштаблы күләмдә узуына шатмын. Ул безгә тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне, җиребезне кайгыртып яшәгән ата-бабаларыбызны искә төшерә. Мондый уеннарны уздыру гадәткә керер һәм кышын да, җәен дә үткәрелер, дип ышанам. Быел «Татар аты» фестивале икенче тапкыр уза. Без бу чарага ярдәм итәчәкбез. Бүгенге уенда катнашучыларның барысына да - күтәренке күңел, уңышлар, ә җанатарларга уеннан ләззәт алуларын телим”, - диде ул.
“Алмакай” ат хуҗалыгына нигез салучы Фәрит Нәбиуллин барлык катнашучыларга уңышлар теләде һәм уенның асылы турында сөйләде: “Бу уен – борынгы уен. Без халкыбызның гореф-гадәтләрен торгызабыз. Заманында бу һәм башка ат уеннары бик популяр булган. Аты булган һәркем барлык ярышларда, уеннарда катнашкан. Ата-бабаларыбыз традициясе буенча, без «Аударыш»ны яңарта башладык, хәзер - «Улак-Күк Бүре»не, башка төбәкләрдә дә бу уен актив үсә башлады. Һәр милләт халкы үз уеннарын күрсәтергә, яңартырга тиеш, дип саныйм, бу рухи көч, яшәү өчен дәрт-дәрман бирә”, - дип уртаклашты ул фикерләре белән.
«Улак-Күк Бүре» уенында Лениногорск шәһәре командасы җиңүче дип танылды. Икенче урында - Казан командасы. Өченче урынны Бөгелмә шәһәре командасы алды, дүртенче урынны - Әлмәт командасы. Катнашучыларга кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр бирелде.