12-14 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Казан Агро» агросәнәгать комплексы казанышларының Махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Элегрәк «ТатАгроЭкспо» буларак билгеле булган чара, Казанның авыл хуҗалыгында инновацияләр үзәге буларак ролен ассызыклап, исемен дә, форматын да яңартты.
Күргәзмәгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 300дән артык катнашучы җыелачак һәм килүчеләр саны 12000ләп булыр, дип көтелә. Күргәзмә мәйданында үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек сәнәгате, АПКны цифрлаштыру, эшкәртү һәм тармакның башка төп юнәлешләрендә ирешелгән казанышлар күрсәтеләчәк.
Эшлекле программа кысаларында 20дән артык чара планлаштырылган, шул исәптән түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм семинарлар да уздырылачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы төп вакыйга булачак, анда елга йомгаклар ясалачак һәм киләчәккә стратегик юнәлешләр билгеләнәчәк.
«Казан Агро» күргәзмәсе ел саен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле диалогы, алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм АПК белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр алып бару һәм яңа проектларны тәкъдир итү мәйданчыгы булып тора.
2024 елда «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе үзенең яңартылган форматын һәм стратегик үсешен чагылдыра торган «Казан Агро» исемен алды. Ребрендинг, Казан агросекторда технологияләрне һәм инновацияләрне, шулай ук, Татарстаннан гына түгел, бөтен Идел буе федераль округыннан катнашучыларны җәлеп итә торган үзәк, дип, аның ролен ассызыклап үтте. Күргәзмә 2018 елдан башлап ел саен үткәрелә.