2024 ел йомгаклары буенча Татарстан агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме 78 юнәлеш буенча 13,6 млрд сум күләмендә күрсәтелде, шулардан: федераль бюджеттан - 2,7 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 10,9 млрд сум.
2025 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтүгә 84 юнәлеш буенча 14,2 млрд сум каралган, шуның 31 юнәлеше федераль үзәк катнашында - финанслау күләме 6,0 млрд сум белән, шул исәптән федераль бюджеттан - 3,6 млрд сум, республика бюджетыннан - 2,4 млрд сум; республика бюджеты акчалары исәбеннән - 53 юнәлеш буенча 8,2 млрд сум.
Минераль ашламалар, техника һәм җайланмалар сатып алуга, сөт терлекчелегендә продуктивлыкны арттыруга һәм нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә субсидияләр бирү аеруча өстенлекле ярдәм чаралары булып кала.
2025 елдан Россиядә барлык өлкәләргә диярлек, шул исәптән агросәнәгать комплексына кагылышлы яңа илкүләм проектлар старт алды. Быел Татарстанда аларның 12се гамәлгә ашырылачак, болар: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «дДәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш итү өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Шулар кысаларындагы чараларга 44,2 млрд сум акча биреләчәк.