Зимбабве делегациясе «Казан» агросәнәгать паркы» күпфункцияле комплексының эш тәҗрибәсе белән танышты

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Зимбабве делегациясе «Казан» агросәнәгать паркында булды. Делегация составына җирле үзидарә һәм җәмәгать эшләре министры Дэниэл Гарве, хатын-кызлар эшләре, җирле җәмгыятьләр эшләре, кече һәм урта эшкуарлык үсеше министры Моника Мутшвангва, сәламәтлек саклау һәм балалар эшләре министры Дуглас Момбешора, торак төзелеше һәм социаль хезмәтләр министры Жему Сода, Мэр Хараре Джейкоб Мафуме, Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илче Марк Грей Маронгве, шулай ук Зимбабвеның эре предприятиеләре вәкилләре кергән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ягыннан аларны азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов озата йөрде.

Катнашучылар күпфункцияле агросәнәгать комплексының эше белән танышу һәм аны төзү тәҗрибәсен үзләштерү максатларында сәүдә рәтләрендә, җитештерү цехларында, складларда һәм суыткычларда булдылар.

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

“Безнең икътисад күбесенчә авыл хуҗалыгына һәм үз продукциясен җитештерүче фермерларга бәйле. Безгә, сездәге кебек, ничек итеп бер бинада, фермерларның үз товарларын алып килеп, аларны саклый, сата алуларын, мондый комплексның ничек эшләвен күрү бик мөһим. Бу шулай ук халык өчен дә уңайлы булырга тиеш”, - дип, үз уй-фикерләре белән бүлеште Дэниэл Гарве.

«Казан» агросәнәгать паркы 8,5 га мәйданны били, ә комплекс бинасы - 50 мең кв.м. Күпфункцияле комплекста 252 резидент эшкуарлык эшчәнлеге алып бара, алар базасында 800дән артык эш урыны булдырылган.

Җитештерү зонасының мәйданы - 6,5 мең кв.м, анда 18 эшкәртү цехы урнашкан. 2024 елда резидентлар тарафыннан җитештерелгән продукция күләме 4 500 тонна булды, ассортименты - 700 төрдән артык.

 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International