Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча 2024 ел эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды.
Чарада муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында 2024 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында (шәхси ярдәмче хуҗалыклардан башка) 1 млн 763 тоннадан артык сөт җитештерелүен билгеләп үтте, 2023 елга карата үсеш 6% тәшкил итә. Бер сыердан уртача 8 мең 274 кг сөт савылган һәм узган елга караганда 6%ка күбрәк. 411,2 мең тонна ит җитештерелгән, узган елга карата 103%. Мөгезле эре терлек ите җитештерү буенча 2%ка кимү динамикасы күзәтелә. Дуңгыз һәм кош-корт җитештерү узган елга караганда 4%ка күбрәк.
Терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы мөгезле эре терлекләр санын арттырган районнарны аерып күрсәтте, алар арасында 2025 елның 1 гыйнварына максималь үсешкә ирешкән районнар: Минзәлә, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Кайбыч һәм Мөслим муниципаль районнары.
Республикада дуңгызларның күп өлеше республиканың 6 эре дуңгызчылык комплексында тупланган. Агымдагы елның 1 гыйнварына аларда 446 мең баштан артык дуңгыз исәпләнә, 2023 елга караганда 10 мең башка күбрәк. Иң зур үсеш Тукай муниципаль районының «Камский бекон» ҖЧҖ, Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖ, Әгерҗе муниципаль районының «Нәүрүз» ҖЧҖ һәм Тукай муниципаль районының «Феникс» ҖЧҖ кебек дуңгызчылык хуҗалыкларында күзәтелә.
Аннары нотык белән нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Ул 2024 ел йомгаклары буенча 251,7 мең баш бозау, 988,2 мең баш дуңгыз, 3,4 мең баш колын тууы турында мәгълүмат бирде.
Селекция-нәсел эшенең оешкан төстә алып барылуын һәм җайга салынган булуын һәм республиканың Минзәлә, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Балтач районнарында үрчетү күрсәткечләренең уңай динамикасын аерым билгеләп үтте.
“Шулай ук халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да терлекләр үрчетү буенча эшләр яхшырак барды. Ясалма орлыкландыру 84% дәрәҗәсендә, бу узган елга караганда 6%ка күбрәк”, - дип ассызыклады Дамир Миңнебаев.
Киңәшмә азагында Гөлүс Баязитов 2025 елга терлекчелек тармагы буенча юл карталарын аерым контрольгә алырга кирәклеген билгеләп үтте.
Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты кысаларында күрсәтелә.