Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» мәгариф проектының бишенче агымының иң яхшы проектын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Регина Хөсәенова катнашты.
Проектның бизнес-планы Мамадыш районы территориясендә куертылган сөт җитештерә башлауны күздә тота. Бүген проектның инициаторы, «Татлы сөт» кооперативы рәисе Алмаз Якуповка грант ярдәме алуга сертификат тапшырдылар.
Фермер үз бизнесын киңәйтергә һәм куертылган сөт җитештерүне башларга уйлый. Планда - вакуум аппараты сатып алу. Җитештерү өчен чималны кооператив һәм башка шәхси ярдәмче хуҗалыклар әгъзаларыннан сатып алачаклар.
Рөстәм Гайнуллов, Банкның, Министрлыкның һәм Югары уку йортының берләшүе үсәргә, киңәергә һәм агробизнесны актив дәвам итәргә теләүче фермерларны тулысынча яңа эшкә өйрәтергә, укытырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.
Регина Хөсәенова, Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» 5 тапкыр уңышлы гамәлгә ашырылды, дип билгеләп үтте. Проектта 179 кеше катнашты, шулардан 35 – 2024 елда. Укыту фермерларга фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен, яңа агротехнологияләрне өйрәнергә һәм республиканың алдынгы агропредприятиеләрендә практика узарга мөмкинлек бирде.
Алмаз Якупов сүзләренә караганда, программа яңа белемнәр алуга гына түгел, тәҗрибәләре фермерлык эшчәнлегендә кулланылырга мөмкин булган фикердәшләр белән хезмәттәшлекне җайга салуга да юнәлдерелгән.