Татарстанлылар Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләре белән бүләкләнделәр

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елгы премияләрен бирү турында»гы күрсәтмәсе белән техник фәннәр докторы, профессор, «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең фәнни эш һәм цифрлы трансформация буенча беренче проректоры Булат Җиһаншин һәм «Агромакс» фәнни-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ директоры Александр Фокин бүләкләнде.

Премия сөт терлекчелегендә Россиядә импортны алмаштыра һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итә торган цифрлы технологияләрне һәм техник чаралар комплексларын эшләгән, фәнни нигезләгән һәм гамәлгә керткән өчен бирелде.

«Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проектының максаты - җитештерүдә тотрыклы үсеш шартларын булдыру өчен азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итүне арттыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International