Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә сөт-чимал һәм сөт продукциясе базарындагы вәзгыятьне тотрыкландыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм эшкәртү кооперативлары буенча сөт-чималга һәм сөт продукциясенә бәяләр турында фикер алыштылар. “Районнар буенча бәяләрнең шактый төрлелеген булдырмас өчен сатып алу бәяләренә контроль көчәйтелергә тиеш. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән хезмәттәшлек итүнең ачыклыгын, шулай ук түләүләрнең вакытында башкарылуын тәэмин итү өчен тигез шартлар булдыруга омтылырга кирәк”, — диде Марат Җәббаров.
Министр, сөт эшкәртү буенча кооперативлар төзү яхшы практика булып тора, дип ассызыклады. Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый кооперативлар эшчәнлеге сөтне югарырак бәядән сатып алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә һәм халыкта терлекләр санын арттыруга кызыксыну уята. Мөслим районының «Фәйзә» һәм Саба районының «Саба» предприятиеләре сөт эшкәртү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, шулай ук Кукмара районының «Монокорм» компаниясе дә уңай мисалларның берсе, ул фермерларны сыйфатлы азык белән тәэмин итә.
Очрашуда шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тотуга һәм сөтчелек тармагын үстерү перспективаларына кагылышлы мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.