Татарстан һәм Казахстан агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыталар

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Казахстан Республикасында.

Бүген эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров һәм Абай өлкәсе Акиме урынбасары Куаныш Сөләйманов Семей шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты алдына чәчәкләр салдылар.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров Абай өлкәсе Акиме Нурлан Уранхаев белән очрашты. Яклар Татарстан һәм Казахстан агросәнәгать комплексының торышы турында фикер алыштылар, шулай ук уртак хезмәттәшлек перспективаларын билгеләп үттеләр.

Казахстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. 2024 елда Казахстаннан Татарстанга 24,6 млн долларга продукция импортланган, ә экспорт 48,8 млн доллар тәшкил иткән. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International