2024 ел йомгаклары буенча Татарстан АПКны цифрлы трансформацияләү рейтингында лидер булды

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың агросәнәгать комплексында цифрлы технологияләр кертү турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2024 ел йомгаклары буенча Татарстан агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү рейтингында һәм агросәнәгать комплексында инновацияләр буенча төбәкләр рейтингында лидер булды.

Узган ел республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт мәгълүмат системасы модернизацияләнде. Системаның яңартылган функционалы белешмәләр җыюның нәтиҗәлелеген өч тапкырга арттырырга, авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалануны тагын да катгыйрак контрольдә тотарга һәм файдаланылмый ятучы кишәрлекләрне ясалма интеллект алгоритмнары ярдәмендә билгеләүнең төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен «бердәм тәрәзә» чаты аша техник ярдәм кертелгән, анда тиз арада консультация алырга һәм система эше буенча теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин.

Моннан тыш, 2024 елда авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен цифрлаштыру буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды. Укуларда 97 хуҗалыктан вәкилләр катнашты. Алар цифрлы технологияләр өлкәсендә үзләренең күнекмәләрен яхшырттылар һәм үз предприятиеләрендә эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен цифрлы чишелешләрне актив кертә башладылар.

Соңгы ике елда цифрлы чишелешләрне актив кертү күзәтелә, бу исә төп юнәлешләрдә цифрлаштыру дәрәҗәсенең шактый күтәрелүенә китерде. Әйтик, «Терлекләрне тукландыруга идарә итү системасы»н гамәлгә кертү - 11%ка, ә «Үсемлекчелектә исәпкә алу системасы»н куллану 18% ка арткан.

Узган ел кайбер хуҗалыкларда пилот проектлар гамәлгә ашырылды. Аларның берсендә ясалма интеллект нигезендә сыер савуны контрольдә тоту системасы кертелде. Ул процессны реаль вакытта күзәтеп торырга һәм сыер саву регламентын үтәмәү кебек хокук бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Кимчелекләр ачыкланганда, система операторга һәм хуҗалык җитәкчелегенә автомат рәвештә хәбәр итә. Бу үз чиратында проблемаларга тиз арада игътибар итәргә һәм аларны оператив хәл итәргә ярдәм итә.

Икенче бер хуҗалыкта терлекләрнең халәтен анализлау системасы кертелгән. Визуаль идентификацияләү системасы, терлекләрне даими мониторинглауны тәэмин итеп, аларның кайсы стадияләрдә аксый башлавын һәм симерү дәрәҗәсен автомат рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. Ясалма интеллект хайваннарның халәтендә кеше дә сизә алмаслык үзгәрешләрне дә теркәп барырга мөмкин. Бу хайваннарны дәвалауга чыгымнарны шактый әзәйтергә һәм яраксызга чыгару дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә.

2024 елда башланган проектларны, берничә эре инициативаны кертеп, 2025 елда дәвам итү һәм үстерү планлаштырыла. Төп бурычларның берсе - һава шартлары турындагы белешмәләрне оператив җыю өчен илдә иң эре метеостанцияләр челтәре булдыру, ул 102 станцияне үз эченә алачак. Бу һава торышын төгәлрәк фаразларга ярдәм итәр һәм аграр секторда хәтәр очракларны киметергә мөмкинлек бирер, дип көтелә.

Шулай ук Министрлыкның АПК Дәүләт мәгълүмат системасында «Хайванның цифрлы паспорты» модулен файдалануга кертү планлаштырыла. Система һәр хайван буенча 100дән артык күрсәткеч җыячак. Бу белешмәләр селекционерларга терлекләрнең генетик потенциалын яхшырту һәм продуктивлыгын арттыру өчен нигезле карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

«Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында икътисадта, социаль өлкәдә һәм авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне тизрәк кертү югары технологияле бизнес өчен шартлар тудырачак, глобаль базарда илнең конкурентлыкка сәләтен арттырачак һәм илкүләм иминлекне ныгытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International