Татарстан һәм Казахстан терлекчелек тармагында тәҗрибә уртаклаштылар

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде.

Эре мөгезле терлекләр үрчетү, атлар үстерү һәм селекцияләү, шулай ук ит эшкәртү тәҗрибәсен өйрәнү һәм үзләштерү максатында Татарстан делегациясе Казахстанның эре агросәнәгать предприятиеләрендә булды.

Бүген Семей шәһәренә эш сәфәре кысаларында делегатлар «Зенковское», «Лазарев и К», «Приречное» агрофирмасы» һәм «Араи-EAST FOOD» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләрендә булдылар.

Татарстан вәкилләре «Зенковское» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә мөгезле эре терлекләрнең токымын яхшырту эшләре белән таныштылар.

Сәфәр барышында делегатлар 150 тонна мөгезле эре терлек ите һәм 12520 тонна май җитештерү күләме булган «Лазарев һәм К» ширкәтендә булдылар.

Татарстан делегациясе «Приречное» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт эшчәнлеге белән танышты, ул 2890 баштан артык чиста токымлы, ак башлы һәм аулиеколь токымлы нәселле терлекләр үрчетә.

Аннары делегатлар «Араи-EAST FOOD» компаниясендә - Казахстанның ит һәм казылык эшләнмәләре җитештерү буенча алдынгы предприятиесендә булдылар. Бүгенге көндә анда елга 1,8 мең тонналап 100 төрдән артык пешерелгән һәм ысланган казылык, сосиска, сарделка, деликатес һәм ит ярымфабрикатлары җитештерелә.

Казахстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. Казахстаннан безгә ак май, хайван яки үсемлек майларыннан продукция, кондитер эшләнмәләре килә. Татарстан сөт, каймак, сыр, сөт сывороткасы, шоколад, джем, кетчуп һәм туңдырма җибәрә.

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International