Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге пай җирләренә аренда түләвен, җитештерү дәрәҗәсеннән чыгып, сатылган ашлык бәясеннән 5,5 % күләмендә билгеләргә тәкъдим итә.
2017 елның 14 апреленнән 16 апреленә кадәр Казан шәһәрендә Яшь эшкуар (яшь фермер) мәктәбе узачак.
«Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Мамадыш районы бүлекчәсендә чәчү алдыннан сабан культуралары орлыкларын тикшерәләр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы хуҗалыкларында тракторларга, үзйөрешле техникага һәм тагылма агрегатларга техник тикшерү уздырыла.
Бөртекле уҗым культураларының уңышы кар эреп беткәннән соң һава шартларының нинди булуына, шулай ук чәчүлекләрне карау чараларын вакытында һәм сыйфатлы уздыруга бәйле, диләр «ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре.
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Борискино авылыннан Валентина һәм Андрей Казаковлар алты баш савым сыеры, берничә тана һәм бозау тоталар.
Татарстанда 2017 елгы уңыш өчен минераль ашламалар туплау дәвам итә. Бу елның 24 мартына республикада 146,5 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга – 51 кг (көздән кертелгәне белән бергә).
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында язгы чәчүгә әзерләнү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы хуҗалыкларында бар куәткә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр.